Accessibility links

Нигерия чуалышларында йөзләгән кеше һәлак булган


Дҗос – Африканың Нигерия илендә мөселманнар һәм христианнар арасында булган чуалышлар нәтиҗәсендә йөзләгән кеше һәлак булган, меңләгәне торган җирен ташлап киткән.

Көч кулланулар Нигериянең үзәк төбәгендә җирле сайлаулардан башланып киткән. Сайлау нәтиҗәсе белән кәнәгать булмаган халык йорт-кибетләр, мәчет-чиркәүләрне яндыра башлаган.

Дҗос шәһәрендә шаһитлар мәчеткә 400-ләп җәсад китерелүен хәбәр итә. Корбаннар христианнар мөхәлләсендә дә бар диелә, әммә аларның саны билгеле түгел.

Рәсмиләр төбәккә өстәмә көчләр җибәргән һәм тәртип бозучыларга шундук ут ачырга фәрман биргән.

XS
SM
MD
LG