Accessibility links

Мәскәүдә җәмгыять активистларын яклап митинг үтте


Мәскәү – Якшәмбедә Мәскәүдә җәмгыять активистларына ясалган һөҗүмнәргә каршы протест чарасы үтте.

Чарада катнашучылар журналист Михаил Бекетов, фатир алганда алданучылар җитәкчесе Сергей Федотов һәм иҗтимагый эшчәнлеге аркасында зыян күргән башка активистларга теләктәшлек белдерде.

Нәкъ шундый чаралар бүген Петербурда да үтте. Күптән түгел анда Ватандашлар башлангычы хәрәкәте активисты Михаил Беляев чак үлемнән калган иде.

Форд корылмасының һөнәрчеләр берлеге оешмасы җитәкчесе Алексей Этмановка ике тапкыр һөҗүм ясалды.

XS
SM
MD
LG