Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татнефть директорлар шурасы утырышы үтте


Әлмәт – Татарстанның Әлмәт шәһәрендә Татнефть директорлар шурасының чираттагы утырышы үткән. Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов катнашында үткән җыелышта соңгы 10 айда бүджет үтәлеше тикшерелгән.

2008 елның 9 аенда 19.5 миллион тонна нефть табылган, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда ярты процентка күбрәк. Нефть сатудан килгән акча, салымнар түләгәннән соң, 196 миллиард рубль тәшкил иткән, узган ел белән чагыштырганда 38%-ка күбрәк. Салымга кадәр керем күләме 53.4 миллиард рубль.

XS
SM
MD
LG