Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һиндстан эчке эшләр министры урыныннан китте


Дәһли – Һиндстанның эчке эшләр министры Шивраҗ Патил якшәмбедә урыныннан китте. Мумбаида булган канлы вакыйгалар өчен ул җаваплылыкны үз өстенә алырга мәҗбүр булуын әйтте.

Террорчыларның шәһәргә җиңел генә үтеп керүе халыкта ачу хисләре уятты. Һөҗүмнәрне алдан кисәтә алмаган өчен алар Патилны гаепли.

Рәсмиләр әйтүенә караганда, шәһәрнең берничә урынына ясалган һөҗүмнәрдә ни бары 10 сугышчы катнашкан. Шуларның тугызы үтерелгән, берсе кулга алынган.

Чәршәмбедә башланып 60 сәгать дәвам иткән бәрелешләрдә, соңгы мәгълүматларга караганда, 174 кеше һәлак булган, 200-ләбе яраланган.

XS
SM
MD
LG