Җомга көнне Истанбулда Әфганстан һәм Пакыстан президентлары Хәмид Карзаи һәм Асиф Али Зардари очрашачак. Төркия ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрне көйләү өчен ике ил башлыкларын инде икенче тапкыр очраштыра. Пакыстанның элекке президенты Пәрвәз Мөшәррәф һәм Хәмид Карзаи Әнкарада 2007 елда очрашкан иде. Әфганстан Пакыстанны террорчыларга каршы җитәрлек чаралар күрмәүдә гаепли.