Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда бу айда гадәттән тыш хәлләр арта ала


Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бу айда булырга мөмкин гадәттән тыш хәлләр, казалар турында кисәтә.

Узган 2 елда декабрь гадәттән тыш хәлләр иң күп чыга торган ай булган.

Бу айда республикада гадәттән тыш хәлләр бигрәк тә табигать шартлары – көчле җил, каты яки дәвамлы явым-төшем, салкыннар, җепшетү-туңдырулар белән бәйле булырга мөмкин.

Электр үткәргечләр, элемтә чыбыклары өзелергә, ныклы булмаган биналар, түбәләр ишелергә, аларга төрле зыян килергә мөмкин.

Шулай ук кар яу сәбәпле машина юлларында тыгыннар, бөкеләр барлыкка килү мөмкинлеге бик зур. Андый бөкеләрнең М-7 "Волга" федераль юлы үтә торган районнарда (Чистай, Тукай, Мамадыш, Балык Бистәсе, Актаныш, Минзәлә, Алабуга, Питрәч, Яшел Үзән) барлыкка килүе аеруча зур.

Декабрь аенда Татарстанда янгыннарга бәйле гадәттән тыш хәлләр мөмкинлекләре дә фаразлана.

Декбарьдә елга-күлләр өстендә боз әле ныгып өлгермәгән була. Кешеләрнең яки техниканың боз өстенә чыгуы казаларга китерә ала. Андый хәлләр Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларына якын урнашкан шәһәр-районнарда, Казан, Чистай, Чаллы, Яшел Үзән, Зәй районнарында андый казалар аеруча еш була.
XS
SM
MD
LG