Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һельсинкида Европада иминлек турында сөйләшәләр


Финляндия башкаласы Һельсинкида Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасының низагларны булдырмауга багышланган ике көнлек җыены ачылды. Көнтәртибендә төп темалар - Русия белән Грузия арасында булган сугыш һәм Таулы Карабах низагы. Очрашуда 50ләп ил вәкилләре катнаша.

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавровның оешмага Русиянең иминлек өлкәсендә яңа тәкъдимнәре белән чыгачагы көтелә.
XS
SM
MD
LG