Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия президенты Һиндстанга килде


Русия президенты Дмитрий Медведев Һиндстанга килде. Премьер-министр Манмохан Сингх белән очрашуда сүз ике ил арасында террорга каршы көрәштә һәм глобаль финанс кризисны чишүдә хезмәттәшлек турында барыр, дип көтелә.

Ике ил җитәкчеләренең сөйләшүләре Һиндстанның әле дә узган атнада Мумбаида булган террор һөҗүмнәре кайгысыннан арыну вакытына туры килде. Шуңа күрә террорга каршы көрәш сәяси көнтәртибендә төп урынны алып тора, диде Русия президенты ярдәмчесе Сергей Приходько.

5 декабрь Медведев Һиндстан җитәкчеләре һәм сәясәтчеләре белән очрашачак. Җомга көнне шулай ук Һиндстанда Русия елын ябуга багышланган тантаналы кичә булачак. Анда Медведевның киләсе 2009 елны Русиядә Һиндстан елы итеп игълан итүе көтелә.

Ике ил арасында атом ягулыгы, галәмне өйрәнү, финанс, туризм һәм хәрби-техник өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешүләргә кул куелыр, дип көтелә.
XS
SM
MD
LG