Accessibility links

Кайнар хәбәр

ЕИХО самиты Һелсинкидә башланды


Җыенда, туган низаглар вакытында оешманың нинди чаралар күрергә тиешлеге турында киңәшләшү булыр дип көтелә.

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасына җитәкчелек иткән Финляндиянең тышкы эшләр министры Александр Стуб, катнашучылар санының күп булуына басым ясап, бу җыенның гадәттән тыш булачагын әйтте. Җыенга якынча 1200-ләп вәкил чакырылган.

Оешма сүзчесе Мартин Несирски, Русия-Грузия арасында көтелмәгәндә килеп чыккан низаг, утырыштагы халәтне шактый үзгәртсә дә, анның бу җыенга бөтенләй күләгә төшерүенә юл бирмәячәкбез, дип белдерде. Оешма, Грузия низагына көтелгән вакытта җавап кайтара алмауда тәнкыйтьләнә иде.

Стуб, Грузия һәм Русия арасындагы низаг, алга таба туырга мөмкин низагларга каршы көрәшү юлларын өйрәнүдә тере мисал булып тора, диде.

"Бер яктан караганда, бу низаг һәм ул тудырган каршылыклар безнең өчен начар үзгәреш булды. Мондый низаглар башка булмас дип ышанабыз. Миңа гомеремдә беренче тапкыр бер сугышка якыннан шаһит булырга туры килде. Һәм бу хәл үзебезгә булган ышанычыны арттырырга тиеш, без мондый каршылыкларның тагын чыгыуна юл бирмәячәкбез", диде.

Русия алга сөргән иминлек планы турында исә Стуб: "Лавровның Европа иминлеге турында әйтәчәк сүзләрен, конференциягә катнашучылар колакларын ачып, игътибар белән тыңларга тиеш", дип белдерде.

АКШ дәүләт секретаре ярдәмчесенең сүзчесе Матүв Бриза, Reuters хәбәр агентлыгына чәршәмбе көнне ясаган чыгышында, "Русия кертергә теләгән план, НАТОның көчен киметүне максат итеп куя. Әмма НАТОга алмаш һәм башка алтернатив чаралар табуның кирәге юк", дип кисәткән иде.

План турында НАТО генераль секретары Яп де Хоп Схеффер: "Әгъза илләр аны карап чыгарга теләктәшлек белдерә, аның нигезләрен башта яхшылап өйрәнергә кирәк", дип белдерде.

Җыелышта Грузия низагыннан кала Азәрбайҗан һәм Әрмәнстан арасында низаг тудырган Карабаг мәсьәләсе һәм Молдаваның Династр буе төбәгендәге каршылык мәсьәләсе дә каралачак.

Стуб, бу төбәкләрдәге каршлыкыларны чишүгә уңай үзгәрешләр кертергә, өметләнүен белдерде.

"Карабаг мәсьәләсен чишүдә уңай адымнар ясалды. Бу уңайдан, мәсьәләне чишү юлында тырышлык күрсәткәннәргә рәхмәтемне белдерәм. Шулай ук Династр буе низыгында да инде күпмедер дәрәҗәдә уңай үзгәрешләр бара", диде Струб.

Җыелышта шулай ук 2009 елда,оешманың еллык җитәкчелеген Казакъстанга тапшыру мәсьәләсе каралачак.
XS
SM
MD
LG