Accessibility links

Русия православлары башлыгы Алексий II вафат


Бүген иртән 79 яшендә Русия православ чиркәве башлыгы Алексий II вафат булды. Патриарх Переделкенодагы үз өендә үлгән, дип хәбәр итте матбугат вәкиле Владимир Вигилянский.

Алексий II (Алексей Михаил улы Ридигер) 1929 елда Таллинда Русия иммигрантлары гаиләсендә туган. Аның гаиләсе Германиянең балтыйк буендагы танылган фон Рюдигер нәселеннән. Бу нәсел 18 гасырда православ динен кабул иткән булган.

Алексий II Русия һәм Мәскәүнең 16нчы патриархы иде.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG