Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасының Һельсинкида җыены бүген дәвам итте. Оешмага кергән илләрнең тышкы эшләр министрларына Русия министры Сергей Лавров Европада тотрыклылык саклар өчен яңа иминлек планын тәкъдим итте.
Җыенда катнашкан 56 дәүләт вәкилләре Русия планына салкын караш белдергән, дип хәбәр ителә. АКШ рәсмиләре, Русия НАТОны көчсезләндерергә тырыша, дип саный. Русия беректәшләре - Казакъстан һәм Беларус та, ачыктан ачык Русияне якламады.
Молдова тышкы эшләр министры Андрей Стратан, Русия гаскәрләре Днестр буе төбәгеннән чыгып китәргә тиеш, дип белдерде. Кичә АКШ Дәүләт секретаре урынбасары Вильям Бернс, Русиянең Днестр буе һәм Грузиядә үз гаскәрләрен тотуы Европаны борчуга сала, дигән иде.