"Интерфакс" хәбәр иткәнчә, Канунсыз иммиграциягә каршы хәрәкәт (ДПНИ) башлыгы Александр Белов (Поткин) каты кыйналган. Бу хакты аның белән бергә Рус маршларын оештырган "Славян берлеге" башлыгы Дмитрий Демушкин хәбәр иткән.
Беловның туганы, аның авыр хәлдә хастахәнәдән ятуын хәбәр иткән.
Беловның туганы, аның авыр хәлдә хастахәнәдән ятуын хәбәр иткән.
Һөҗүм Мәскәү өлкәсендәге Люберцы шәһәрендә булган дип хәбәр ителә.
Русия прокуратурасының Тикшерү комитеты Канунсыз иммиграциягә каршы хәрәкәт башлыгы ясаган чыгышына карата җинаять эшен ачкан иде. Ул халыклар арасында милләт ара нәфрәткә чакыру, кешене мыскыл итү мәтдәсе белән гаепләнгән иде.
Беловка каршы ачылган җинаять эше мәхкамәгә җибрәлегән. Тикшерү комитеты вәкилләре хәбәр иткәнчә, бу эш Беловның үткән ел 4 ноябрь халыклар бердәмлеге көне уңаеннан үткәрелгән урам җыенында ясаган чыгышы нигезендә ачылган булган.