Согуд Гарәбстанына килгән мөселманнар гыйбадәт кыла башлады. Изге урыннарга дөньяның төрле илләреннән ике миллионнан артык хаҗи килгән дип фаразлана. Хаҗ кылу ислам динен тотучылар өчен 5 бурычларның берсе булып санала.
Бүген хаҗилар Минадан Гарәфә тавына таба бара, дип хәбәр ителә. Хаҗилар тигезлекне һәм гадилекне чагылдыручы ак тукымага уралган. Хаҗ кылу барышында хаҗилар таш ату йоласын да үздырачак. Гает намазы укылгач, корбан маллары чалына.
Русия мөселманнарына 20 мең кешелек квота бирелгән. Алардан берничә меңе Татарстан һәм Башкорстан мөселманнарына бүленгән.
Согуд Гарәбстаны хакимиятләре янгын чыгу, тапталуны булдырмау һәм тәртип саклау өчен гадәттән тыш чаралар күрә. 100 мең кеше иминлек саклауга җәлеп ителгән.