Accessibility links

Барадей: Иранны туктатып булмады


БМОның атом энергиясе агентлыгы башлыгы Мөхәммәд Әл Барадей, АКШ һәм халыкара җәмәгатьчелекнең Иранның атом программасын чикләү тырышлыклары барып чыкмады, дип белдерде.

Венада биргән әңгәмәдә Барадей, соңгы берничә елда кертелгән халыкара чикләүләрнең Иран атом прогаммасына тәэсире зур булмады, диде.

БМО Иминлек шурасы Иранны уран баетуны туктатырга мәҗбүр итү максатында илгә 3 тапкыр чикләүләр керткән иде. Әмма Барадей сүзләренчә, бу чикләүләр Иранның көчәюенә генә китерде.
XS
SM
MD
LG