Accessibility links

Грециядә урам чуалышлары дәвам итә


Солонникида берничә мең студент һәм полиция арасында бәрелешләр булды. 15 яшьлек егет полиция тарафыннан атып үтерелгәннән соң башланып киткән бу тәртипсезлекләр инде 3нче көн дәвам итә. Ял көннәрендә Афин, Салоники һәм башка шәһәрләрдә каршылык белдерүчеләр машиналарга, кибетләргә ут төртте, тәрәзәләрне ватты, 30дан артык кеше зыян күрде. Полиция 20ләп кешене кулга алды, шулай ук кешене үтерү гаепләве белән полициянең бер хезмәткәре тоткарланган.
XS
SM
MD
LG