Пакстанда Мумбай террор гамәлләрен оештырган булырган мөмкин кеше тоткарланды. Рәсми хәбәрләргә караганда, Кашмирда булган бәрелешләрдән соң башка сугышчылар белән бергә Зәки Рәхмән Лахви да кулга алынган. Сугышчылар “Лашкар-ә-Тайба” төркеменең сыену урынында булган, дип хәбәр ителә. Кулга алынган сугышчылар саны хәбәр ителми.