Казанда Суворов хәрби мәктәбе укучысы 13 яшьлек Алексей Егоровның үлемен тикшерү эшләре бара. Аның гәүдәсе якшәмбе кичен, карават тоткычына асылынган килеш табылган. Хәзер бу фаҗигале хәлгә китергән сәбәпләрне ачыклау бара, дип хәбәр иткән Прокуратураның Тикшерү комитеты вәкиле. Егоровның әбисе тарафыннан тәрбияләнгән ятим бала булуы билгеле. Ул Суворов хәрби мәктәбендә 1нче курста укыган.