Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә "Рус маршы" барыбер үтәчәк


Русиядәге үтә милләтче оешмалар 12 декабрьгә билгеләнгән "Рус маршын" үткәрергә булды. Канунсыз иммиграциягә каршы хәрәкәте (ДПНИ) җитәкчесе урынбасары, иминлек хезмәте башлыгы Иван Лебедевның машина казасында үлеменнән соң, оешмалар бу маршны үткәрмибез дип хәбәр иткән иде. Шулай ук, күптән түгел ДПНИ җитәкчесе Александр Беловның каты кыйналуы да оештыручыларны уйга калдырды. Әмма шушы ДПНИ һәм башка оешма вәкилләре чараны барыбер уздырырга булды.

Мәскәү шәһәр хакимиятләре аңа рөхсәтен бирмәде, әмма тыюлар да юк, дип белдерде журналистларга “Славян берлеге” оешмасы башлыгы Дмитрий Демушкин. Аның әйтүнә караганда, үтә милләтче оешмаларның тарафдарлары Мәскәүдә җомга кичен Грибоедов һәйкәле янына җыелачак. “Чара кичке 7дә башланачак, ә аннан соң күз күрер”,- дип әйткән Демушкин. Бу хакта "Интерфакс" агентлыгы хәбәр итте.

Элегрәк, ул оешмалар сүз иреген бирүне, констицияне үтәүне таләп итү кебек шигарьләр белән чыгарга җыенуын әйткән иде.

Исегезгә төшерәбез, 4 ноябрьдә шушы радикаль милләтче оешмалар "Рус маршын" үткәрде. Алар Мәскәүдә үзәктәге урамнарда “Русия –руслар өчен”, “Мәскәү – мәскәүлеләр өчен” дигән шигарьләр белән Кызыл майданга таба бармакчы иде. Әмма ОМОН аларны туктаткач, алар юлларын үзгәртеп, Иске Арбаттан үткәннәр. Мәскәү эчке эшләр баш идарәсе мәгълүматларына карганда ул вакытта 500 кеше кулга алынган булган.
XS
SM
MD
LG