Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җырлый торган хакыйкать


Быел Илсөя Бәдретдинова 43 концерт куйган. 44-нчесен Казанда күрсәтте. Филармониядәге җырларын 600-ләп тамашачы алкышлады.

Татар дәүләт филармониясенең концертлар залына җыелган тамашачы алдында Илсөя Бәдретдинова үзенең җыр юнәлешенең нинди икәнлеген белмәүне халыктан яшереп тормады. “Безнең гәҗит”нең баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов исә, Илсөяне халыкчан җырчы, ди.
“Жанрымны белмим, ничек җырлаганымны белмим дип әйтүе дә, ул аның гадилеге, халыкчанлыгы. Ул халыкчан җырчы. Гомер һәм талант биреп менә шулай җырлавын дәвам итеп, тагын 30 ел сәхнәдә булса да Илсөя Бәдретдинованың атказанган исемнәре булмаска мөмкин”, ди Илфат Фәйзрахманов.
Илсөя үзе исә, минем концертка халык күңеле белән тоеп ишетәсе килгәнне минем җырлардан ишетер өчен килә, ди. “Безнең концерт гап-гади бит. Төркемдә дә мин һәм тагын берничә кеше бар. Авыл клубында куела торган кебек гап-гади концерт. Монда үкчәле башмак киеп, күлмәк күрсәтергә һәм шоу программа карарга килгән халык түгел. Монда үз кешесе янына сүз тыңларга килгән халык”, ди җырчы тамашачыны үз итеп.
Тамашачы исә, 8 декабрь көнне булган концерттан соң Илсөя Бәдретдинова һәм аның төркемдәшләре чыгышын югары бәяләде. Авыл клубы дәрәҗәсе дип беркем дә яртысыннан чыгып китмәде. Хәтта, беткәч тә аягүрә басып озак - озак алкышладылар. Тамашачы сораулары язылган кәгазьләрдәге фикерләр төшерелгән бик тә үзенчәлекле сәхнә бизәгечләр дә, ут куелышы да, яңа җырлар да Илсөя сәнгатен аңлаган һәм яратканнарның күңеленә хуш килде кебек.
Илфат Фәйзрахманов та җырчы инде күренекле йолдызлар койрыгына басып килә, ди. “Татар тамашачысы шундый инде ул. Аны берничек тә тәрбияләп булмый торгандыр. Спектакльме ул, концертмы соңгы җыр башлангач, халык йөгереп киенергә чаба башлый. Ә монда беркем китмәде. Зал аягүрә басып алкышлады. Артистларны сәхнәдән җибәрмичә басып тордылар. Бу инде үзе үк Илсөя Бәдретдинованың бик нык үскәнлеген күрсәтә. Бик зур артистка әйләнеп бара”, ди Илфат Фәйзрахманов.
Илсөя үзе исә бүгенге уңышка ирешүнең тагын бер ягы барлыгын яшерми. “Быел Саба, Балтач, Кукмара кебек район үзәкләрендә без икешәр көн аншлаг белән концерт куйдык. Өченче ел ул якларга барганда без 40-50 кешегә дә эшләдек. Узган ел 150 кешегә эшләдек. Быел ике көн тулы зал иде. Шулай эшләүне дөрес дип саныйбыз. Халыкка үзеңне күрсәтергә кирәк. Шуннан соң гына үзеңнең тамашачыңны җыеп була. Ә көне-төне радиодан әйләндереп кенә, газеталарда басылып кына тамашачы җыеп булмаганга инандык”, ди җырчы.
Илсөя Бәдретдинова Казандагы концерты вакытында спонсоры булмауны да, сәхнә киемнәренә матур күренсен өчен үзе төннәр буе ялтыравык ташлар беркетеп утыруын да яшермәде.
“Ват малай, турысын бәрә бит, да”, диде концертка үз кызларын күрергә килгән мишәрләр. Мөгаен, җырчы турысын бәрә торганга акчалылар химаяче булырга бик атлыгып тормыйлардыр. Акчалы байлар һәм төрле ширкәт башлыклары бер – берсе белән бәйләнгән. Өстәрәк утырганнар, син Бәдретдинованың бүгенге системага каршы һәм дөресен сөйләгән җырларын куәтлисең икән, дип башларына да сугып куярга мөмкин бит.
Ә менә түрә - кара җырчыны тыңлый икән. “Минем бик күп түрәләр белән очрашканым бар. Кеше күргәндә, ишеткәндә алар Илсөя Бәдретдинованы сүгәргә, аны тыңламыйм, дип тә әйтергә мөмкин. Ләкин һәрберсенең машинасында аның дискы бар. Кеше югында алар аны тыңлый”, ди Илфат Фәйзрахманов.
Шулай да, кайбер районнарда концерт куйган вакытта, тамаша башланганчы район түрәләре кискен сүзле җыр кермәсен дип репертуарны тикшергән очраклар да булгалаган.
Әйтергә кирәк, җырчы үзен азатлык, хөр сүз тарафдары буларак танытырга тели. Казандагы концерты вакытында да “Азатлык” радиосының коммунистик режим чәчәк аткан вакытта радионың дөреслек, хакыйкать турында сөйләүче бердән - бер аваз икәнлеген белдергән тасманы ишеттерү дә моңа бер дәлил булып тора. Бу язма бүгенге көндә архивларда гына сакланып калган.
Азатлык радиосыннан чәчәкләр. Римзил Вәли тапшыра.
“Без сезгә совет матбугаты һәм радиолары тарафыннан яшерелә торган һәм бозып күрсәтелә торган хәлләр турында дөрес мәгълүматлар бирәбез. Без сезгә дөньяда туып ята торган вакыйгаларны дөрес аңларга ярдәм итәбез. Һәм шуның белән бергә коммунистик ялган хәбәрләрне фаш итәбез”, диелде әлеге тасмада.
Илсөя Бәдретдинова хезмәттәшлек өчен бәйсез газеталар “Ирек мәйданы”, “Безнең гәҗит”кә, радиолардан “Яңа гасыр” һәм “Азатлык”ка рәхмәтен белдерде.
Инде җырчы сәнгатенең юнәлешенә килгәндә исә, аның иҗатын социаль темаларны яктыртучы, кеше хокуклары яклаучы, бәйсез журналистиканың сәхнәдәге чагылышы, протест җырчы, дип бәяләүчеләр дә бар.
Җырларын тыңларга килгәннәрнең күбесе әлеге иҗатны ниндидер бер юнәлешкә салырга да тырышмый кебек. Ә яратып тыңлый гына. Концерт вакытында “Яратабыз без сине, Илсөя!” дигән сүзләр дә, язмалар да күп булды.
Илсөя үзе исә, халык яраткан җырлар иҗат итүен дәвам итә. Бу концертында 21 җыр башкарды ул. Үзе әйтүенчә, яртысыннан күбрәге яңа булган.
“Кемнәрнеңдер бик ишетергә теләгән җырларын шулай ук җырлап булмады. Аның үзенең сәбәпләре бар инде. Алла бирган булса, ай ярымнан 4 диск чыгачак. Казанда аны тәкъдим итүне үткәрергә җыенабыз. Анда яңа дискка кергән һәм шулай ук бу концертта җырлап булмаганнарны да җырларбыз дибез инде”, ди Илсөя Бәдретдинова.
XS
SM
MD
LG