Парижда халыкара студентлар берлегенең гомум мәҗлесе бара. Аның кысаларында Франциянең Олимпия комитетында 5 декабрьдә 2013 елгы Универсиаданы тәкъдим итү чарасы оештырылды. Русия һәм Татарстан вәкилләре Казандагы шушы ярышларга әзерлек эшләре, төзеләсе биналар турында сөйләгән. Чарада Русия студентларының спорт берлеге, Русия студентлар берлеге вәкиле, Татарстанның спорт министры Марат Бариев булган. Аның сүзләренчә, Европа вәкилләре Универсиадага кызыксыну күрсәткән. Казанның кайда урнашуы турында күп сораулар бирелгән, ди хәбәр ителә.