Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ике башлы аждаһа


Русиядәге кеше хокуклары өчен хәрәкәтенең Башкортстан бүлекчәсе икегә аерылды.

Әлеге оешмага моңа кадәр Илдар Исәнголов җитәкчелек иткән иде. Октябрь аенда аннан һәм аның тарафдарларыннан башка бер төркем оешма әгъзалары оешманың конференциясен уздырып Исәнголовны вазифасыннан алып, яңа рәис сайлаган иделәр. Ул Фаил Дайнов. Инде килеп, Илдар Исәнголов яклылар конференция үткәрде. Анда рәис итеп кабат Илдар Исәнголов сайланды.

Шулай итеп, Башкортстанда кеше хокуклары өчен хәрәкәте ике башлы аждаһа кебек ике рәисле булды. Аларның һәркайсы үзләрен генә вәкаләтле дип саный.
XS
SM
MD
LG