Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан депутатлары федераль кануннарны сипли


Башкортстан парламенты депутатлары агымдагы елда соңгы утырышларын 16 декабрьда уздырачак.

Анда 21 канун өлгесе каралачак. Республика депутатлары федераль кануннарны да сипләп, дәүләт думасына җибәреп тора. Дөрес, аларга ул үзгәрешләрне бик сирәк очракларда гына кертәләр.

Шулай булуга карамастан, Башкортстан парламенты башлыгы Константин Толкачев депутатларга федераль кануннарны активрак тикшерергә чакырды. Аның сүзләренчә, заманнар үзгәреп тора һәм шул сәбәпле күп кенә кануннар үзгәртүне таләп итә.
XS
SM
MD
LG