Халыкара энергетика агентлыгы (IFA) хәбәр иткәнчә, соңгы 25 елда беренче тапкыр, дөньяда нефтьне куллану кимиячәк. Шушы агентлык мәгълүматларына караганда ягулыкны куллану 2007 ел белән чагыштырган 0,2% кимергә тиеш. Бу үсеп баручы илләрдә икътисадларның төшенкелек чоры һәм алга киткән илләрдә рецессия башлануы белән бәйле. 1983 елдан башлап дөньяда нефтьне куллану күләме дөньяда елдан ел үсеп барган иде.