Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркмән дәүләт гимны үзгәртелә


Төркмәнстан хөкүмәте илнең ике ел элек вафат булган президенты Сапарморат Ниязов гамәлләрен мактаган гимны халыкара стандартка туры китерү өчен үзгәртә.

Хакимият бу карарга халыктан килгән мөрәҗәгатьләр этәрде, ди.

Төркмән гимнында Төркмәнстан турында аның "Төркмәнбашы" әсәре булуына басым ясала.

Төркмәнстан бәйсезлеген игълан итүеннән соң, дистә ел уйнатылган әлеге көйне алыштыру карары турында хакимият вәкиле, моны гимнны халыкара стандартларга кире кайтару омтылышы, буларак атады.

"Гимнны алыштыруны сорап килгән күп кенә таләпләр сәбәпле, үзгәреш кертү карарына килдек”, дип белдерде парламент башлыгы Агҗа Нурбедева.

Яңа дәүләт гимны Ниязов үлгән көн - 21 декабрьдан соң игълан ителәчәк.

Әлеге адым исә яңа хөкүмәт Төрекмәнбашы калдырган мирасны әкренләп бетерә дигән фаразларны тудыра.

Төркмән дәүләт гимныннан өзәк

Türkmenbaşın quran büyük binası
Бәrkarar devletim, cigerim janım
Başların tacı sen, diller senası,
Dünye dursun, sen dur Türkemenistanım

Бәрдимөхәммәдов хакимияте


Ниязовның үлүеннән соң, хакимияткә килгән президент Корбангули Бирдемөхәммәдов соңгы вакытта Ниязов заманында алыштырылган күп әйберне кире асылына кайтара башлады.

Бирдемөхәммәдов шулай ук илнең тышкы дөнья белән ябык калган йөзен алыштырырга тырыша. Шул уңайдан яңа президент башта ил халкы өчен тыелган - интернетка чыгарга рөхсәт итте. Илне тышка ачу чарасы буларак исә халыкара инвесторларны Төркмәнстанга җәлеп итү эшенә кереште.

Дәүләт

Ниязов хакимияте вакытында илдә сәер сәяси үзгәрешләрнең бирсе - аның үз культын булдыру юнәлеше. Сапарморат ай һәм көннәрнең исемнәрен алыштырып, аларны рәсми атаганда үзенең һәм үз гаилә кешеләрнең исемен биргән иде. Шулай ук ул күп санда үз һәйкәлен ясатып, аны төрле җирләргә урнаштырган иде.

Моннан кала кайбер шәһәрләрдә, һава аланы «Сапарморат» ди аталып калды. Исем күккә барып җитсен дип, хәтта галәмдәге бер метеоридкә дә Ниязов дип исем кушылган иде.

2006 елда вафат булган Ниязовның һәйкәлләре югала башлады. Ләкин Төркмәнстандагы үзгәреш җилләре әле күпне үзгәртә алмады. Ниязов һәйкәлләре урынын хәзер Бирдемөхәммәдовлар алыштырган.
XS
SM
MD
LG