Accessibility links

Кайнар хәбәр

ЕБ илләре күмер газын чыгаруны 20% киметергә килеште


Франция Президенты Николя Саркози Европа Берлеге җитәкчеләре күмер газын чыгаруны киметү турындагы кануннарны бер тавыштан кабул итте, дип хәбәр итте. Бу кануннар глобаль җылынуга каршы тору чараларыннан гыйбарәт. Саммит нәтиҗәләре турында Европа Берлегендә рәислек иткән Франция президенты Брюссельдә барган ике көнлек саммит тәмамлангач, матбугат очрашуында әйтте.

Брюссельдә кабул ителгән кануннар нигезендә бу канунны хуплаган илләр күмер газын чыгаруны 2020 елга 20% киметергә тиеш була.

Көнчыгыш Европа дәүләтләре бу чикләүләр аларның үсеп баручы икътисадларына авырлык китәрәчәк, дип кануннарны йомшартырга чакырган иде.

Элегрәк, Британия премьер-министры Гордон Браун Европа Берлеге илләре финанс кризис шартларында икътисадларына 200 миллиард евро бүлеп бирү турындагы карарның кабул ителүе хакында хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG