Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төп канунга табыналар


Башкортстан җитәкчелеге тулысынча диярлек Мәскәүгә бәйрәм чараларына китте.

Мәгълүм ки, 12 декабрь – Русия конституциясе көне. Быел төп канунның 15 еллыгын билгелиләр. Шушы уңайдан Мәскәүнең Кремль сараенда фәнни-гамәли конференция үтте. Уфадан анда катнашу өчен, Мортаза Рәхимов, шулай ук Башкортстан парламенты рәисе Константин Толкачев, конституция мәхкәмәсе рәисе Илдус Әдеһәмов, башка рәсми затлар, шулай ук депутатлар китте.

24 декабрь көнне исә Башкортстан конституциясенең дә 15 еллыгы билгеләнә. Шул көнне Уфада, Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында тантаналы җыелыш була.

12 декабрь көне Башкортстан өчен тагын бер ягы белән истәлекле. 1993 елның 12 декабрендә Мортаза Рәхимов Башкортстан президенты итеп сайланган иде. Әле Башкортстанның рәсми матбугат басмалары моны да истәлекле вакыйга буларак сурәтли. Газеталарда Мортаза Рәхимовның акыллы сәясәтче булуы турында бихисап мәкаләләр дөнья күрә.

XS
SM
MD
LG