Төркмәнстанда 14 декабрьдә узачак парламент сайлавы яңалыкка бай.
2003 елда Ниязовка һөҗүм булганнан соң, парламентның көчен киметеп күпчелек вәкаләтне президентка калдырырга карар кылды. Чөнки Сапарморад Ниязов һөҗүмне оештыручылар арасында парламент әгъзалары булуыннан шикләнгән иде. Парламент бөтенләй ябылмаса да, аның калган вәкаләте Аксакаллар шурасына тапшырылды.
Корбангулы Бирдемөхаммәдов 2007 елның февраль аенда хакимияткә килү белән Сапарморад выкытында кертелгән чикләүләрне бетерү өчен реформалар башлады.
Шул уңайдан, сентябрь аенда кабул ителгән канун белән парламентның көче арттырылды. Конституциягә кертелгән үзгәреш белән парламенттагы вәкилләр саны да үсте.
Бирдемөхаммәдов, сайлауның гадел баруын күзәтү өчен халыкара сайлау күзәтү комиссияләренә сайлау нокталарына керергә һәм рәсмиләр белән аралашуына бернинди чикләү булмаячак, дип белдерде.
Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының кеше хокулары һәм демократия торышын күзәтү бюросы Төркмәнстанга 9 кешедән торган сайлау белгече җибәрелүен белдерде.
Ләкин комиссиянең югары җитәкчесе Йенс-Һаген Эшенбәхер, бу төркемнең кечкенә булуы сайлауны күзләү мөмкинчелеген чикли дип белдерә: "Алар әлбәттә мөмкин булган кадәр сайлау нокталарына барып хәлләрне күзәтергә тырышачак. Ләкин аларның саны аз. Бу сайлау барышын тулысынча күзәтергә мөмкинчелек бирмәячәк", диде
Шулай ук БМО да сайлау барышын күзәтү өчен үзенең 3 вәкилен Төркмәнстанга җибәрүен белдерде.
- Ул Бирдемөхаммәдов хакимияте вакытында уздырылган беренче сайлау.
- Тавыш бирүне беренче тапкыр халыкара күзәтүчеләр күзәтәчәк.
- Хәзергә кадәр 50 вәкилдән торган парламентка бу юлы 125 вәкил сайлана.