Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ирек Мортазин Русия президентына мөрәҗәгать итте


Татарстан президентының элекке матбугат вәкиле Ирек Мортазин Русия президенты Дмитрий Медведевка юллаган хатында үзенең "конституциядә каралган гадел һәм тарафсыз тикшерүгә хокукын яклауны" сорады.

3 декабрьдә Мортазин өстеннән ике маддә нигезендә җинаять эше ачылды. Президент Минтимер Шәймиев Мортазинны "кешенең шәхси тормышына тыкшыну һәм яла ягуда" гаепли. Үз тормышына тыкшыну һәм яла ягу сүзләрен Татарстан президенты Мортазинның ел ярым элек 2200 нөсхәдә нәшер ителгән китабында тапкан.
XS
SM
MD
LG