Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алматыда бәйсезлек көнендә милиция белән бәрелешләр


Алматыда бүген урам җыенында катнашкан 400ләп кеше белән милиция арасында бәрелешләр булды. Халык торак мәсьәләсен хәл итүне һәм хөкүмәтнең урыныннан китүен таләп итте. Җөмһүрият мәйданында милиция протест белдерүчеләрнең юлбашчысын Айнур Кормановны кулга алырга тырышкан. Корманов - торак проблемалары белән шөгыльләнгән хөкүмәттән бәйсез оешма җитәкчесе. Аның сүзләренә караганда, урамга халык 1986 ел вакыйгаларын искә алырга чыккан.

1986 елның 16-17 декабрь көннәрендә яшьләр коммунистлар хакимиятенә каршы баш күтәрде, урам җыеннары көч кулланып таратылды. 5 ел узгач Казакъстан Советлар Берлеге республикаларының соңгысы буларак берлектән чыгуы турында белдерде.

Ул чактагы коммунистлар башлыгы Нурсолтан Назарбаев президент итеп сайланды. Назарбаев хәзер дә илбашы булып кала. Президент яклы Нур-Отан фиркасе Казакъстан парламентындагы барлык урыннарны алып тора.

Казакъстанда бүген бәйсезлек көне уңаеннан төрле чаралар үтә.
XS
SM
MD
LG