Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә җитештерү кимеде


Русия статистика идарәсенең бүген игълан иткән мәгълүматларын Икътисади анализ институты башлыгы Андрей Илларионов "гадәттәнтыш" дип бәяләде. "Бер ай эчендә сәнәгатьтә җитештерүнең шундый тиз кимүнең инде 19 ел күзәтелгәне булмады", диде Илларионов.

Ноябрь аенда Русиядә җитештерү 10.8% кимегән. 2007 елның нояберендә кимү 8.7% булган. Сәнәгатьнең моның кадәр аска төшүе 1999 елда, кризистан соң бер ел узгач күзәтелгән.

XS
SM
MD
LG