Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда яңа газета


Газетаның баш мөхәррире Җәмил Сафиуллин
Газетаның баш мөхәррире Җәмил Сафиуллин

“Тарихи-мәдәни мирас” газетасында татар милләте кагылган мәкаләләр урын алачак.

2007 елда Чаллыда “Тарихи-мәдәни мирас фонды” оеша. Галимнәрнең татарга кагылышлы фәнни хезмәтләрен туплау, өйрәнү, халыкка җиткерү әлеге фондның төп максаты булып. Шушы максатны тормышка ашыру йөзеннән вакыф “Тарихи-мәдәни мирас” дигән газета чыгара башлады. Декабрь аенда аның беренче саны дөнья күрде.

Газетаның албит язмалары урыс телендә бирелгән, икенче яртысы татарча. Шушы газетаның дөньяга чыгуы уңаеннан Мәрҗәни исемендәге тарих институты җитәкчесе Рафаэль Хәкимов котлау юллаган. Анда: “Ватан өчен горурлык тудыруда матбугатның өлеше зур. Сезнең газета үз алдында тарихи кыйммәтләргә мөрәҗәгать итү максатын куя. Сезгә уңышлар гына телим”, диелә.

Газетада татар когрессы җитәкчесе Ринат Закировның “Русиядә милли мәсьәлә”, Марсель Әхмәтҗановның “Ногай Урдасы татарлары язмышы” кебек язмалар бар. Фәүзия Бәйрәмова XIX-XX гасырларда яшәгән милли сәясәтче Габдрәшит Ибраһимов турында кызыклы мәгълүматларны бәян иткән

“Тарихи-мәдәни мирас” дип аталган газетаның баш мөхәррире Җәмил Сафиуллин. Ул узган гасыр уртасында Татарстан депутаты буларак билгеле иде, хәзерге вакытта җәмәгать эшлеклесе.
XS
SM
MD
LG