Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә террор эшләрен җәмәгать мәхкәмәсе карамаячак


Федерация Шурасы дәүләткә каршы җинаять кебек гаепләү белдерелгәндә эшнең җәмәгать мәхкәмәсендә каралмаячагы турындагы канунны хуплады. Террор, күзләү эшләре, дәүләткә хыянәть һәм тәртип бозу кебек гаепләүләр бары тик мәхкәмәдә тикшерелеп хөкем карарын хәкимнәр чыгарачак.

Канун өлгесен Дәүләт Думасы инде хуплаган иде. Җәмәгать мәхкәмәләренең бу эшләргә катнашмавына хокук яклаучылары ризасызлык белдерде. Алар фикеренчә, җәмәгать мәхкәмәсен читләтү - Русиядә юстициядә коррупциядән азат һәм гадел булмаячагын аңлата.
XS
SM
MD
LG