Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эш урыннары кими, яшәү бәясе арта


Татарстанда 258 ширкәт якын арада үз хезмәткәрләрен кыскартачак. Аларда эш хаклары да бермә-бер кимегән. Республика һөнәр берлеге федерация шурасы социаль киренкелек артырга мөмкин дип әйтә.

“Тасма-холдинг”, “Кварт” оешмасы хезмәткәрләре хәзер атнасына 3 көн генә эшли. Тиздән бу оешмаларда кыскартулар көтелә. “КАМАЗ”, “Алнас” ширкәтләрендә дә җитештерү туктаган. Анда хезмәткәрләрнең күпчелеге эштән җибәрелгән инде.

Taтьяна Водопьянова
“Эштән азат ителүчеләрнең саны 4,8 мең кешегә җитәкчәк”, диде Татарстан һөнәр берлеге федеарция шурасы рәисе Татьяна Водопьянова.

“Нәфис Косметикс”, “Кызыл Шәрык”, “Трансавто” һәм башка оешмаларда да хәлләр бик мөшкел. Һөнәр берлеге федерация шурасы утырышында кризис вакытында эшчеләрне пошманга төшермәү өчен чаралар күрергә кирәклеге әйтелде. Мисал итеп, Яшел Үзәннең "Серго" ширкәте китерелде. Анда оешма җитәкчелеге һәрбер бүлектә йөреп эшчеләр арасында аңлату эшләре алып барган. Ягъни, кыскартулар, ширкәтнең кризис шартларында эшләү мөмкинлекләре турында сөйләнгән.

Водопьянова әйтүенчә, күп кенә ширкәт хезмәткәрләре үзләренең киләчәге турында мәгълүматлы түгел һәм бу киеренкелекне арттыра. Чөнки кыскартулар турында даими сөйләнә.

Хәзер кризис сәбәпле, 700 кеше эшеннән кыскартылган. Аларның күпчелеген үз ирекләре белән хезмәт урыннарыннан китәргә мәҗбүр иткәннәр. Бу хәл акча түләмәү өчен эшләнә.

“Соңгы вакытта хезмәт биржасында теркәлгән 80% кешенең күбесе үз теләкләре белән эштән китүчеләр дип язылган”, диде Водопьянова,

Дамир Ильясов
Иң күп кыскартулар - КамАЗ ширкәтендә. Хәзергә 3 мең кеше эштән җибәрелгән. Оешманың һөнәр берлеге җитәкчесе Дамир Ильясов әйтүенчә, ширкәт өчен январь- февраль айлары бик авыр булачак. Шул сәбәпле кыскартулар тагын көтелә.

“Тагын 1 мең 400 кешегә инде кыскартылачаклары әйтелде”, диде ул.

Әгәр сентябрь аенда КамАЗ ике меңнән артык машина җитештерсә, бу айда ул 900 тирәсе генә булган. Шул сәбәпле, хезмәт хакы да бермә-бер кимегән. Әгәр кризиска хәтле ул уртача 17 мең тирәсе булса, ноябрьдә 12 меңгә калган. Ә декабрьдә 7 мең генә булачак икән.

КамАЗда эшләүчеләрнең күпчелеге кредит һәм ипотека алган булган.
Ильясов әйтүенчә, оешма җитәкчелеге башта кредит алучыларны кыскартмаска карар кылган. Әмма башка эшчеләр моңа каршы чыккач, җитәкчелек бу фикердән баш тарткан һәм проблеманы хәл итү белән дәүләт шөгыльләнергә тиеш дигән карарга килгән.

Һөнәр берлеге федарциясе шурасы Водопьянова әйтүенчә, яңа елдан бәяләрнең үсүе дә киеренкелекне арттырачак.

“Торак-коммуналь хезмәтләр өчен 25% өстәмә түләү халыкка шактый авырлык тудырачак”, диде ул.

Шул сәбәпле, һөнәр берлеге федерациясе шурасы Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевкә ачык хат кабул итте. Анда торак-коммуналь хезмәтләргә бәяне күтәрмәү сорала.

“Эшсезлек, кыскартулар чорында бәя күтәрү җәмгыятьтә социаль киеренкелекнең артуына китерәчәк”, диелә ачык хатта.
XS
SM
MD
LG