Accessibility links

Төркиядә Әл-Каида әгъзаләре кулга алынды


Төркия полициясе Әл-Каида әгъзаләре булуда шикләнелгән 30 кешене кулга алды. Аларның 15 Истанбулда, калган 15 илнең башка шәһәрләрендә кулга алынган. Август аенда Төркиянең көньяк-көнчыгышында Әл-Каида вәкилләре булуда шикләнелгән 11 кеше кулга алынган иде.

2003 елның нояберендә Истанбулда ике синагога, Британ Шурасы һәм Британ банкына булган һөҗүмнәр өчен җаваплылык Әл-Каида челтәренең Төркиядәге канатына өйкләнгән иде. Ул чакта 63 кеше һәлак булды, йөзләп кеше яраланды.
XS
SM
MD
LG