Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъ журналисты иминлек комитетын мәхкәмәгә бирә


Алматыда чыгучы бәйсез атналык басманың баш мөхаррире Рамазан Эсергенов бүген хастаханәдән чыгарылды. Анда ул 3 декабрь көнне йөрәк авыруы белән салынган иде. Аннан алда исә Эсергенов үз басмасында чыккан бер мәкәлә турында Милли иминлек комитетына сорау алырга чакырылган булган. Иминлек рәсмиләре аны Тараз каласына алып китмәкче булган, әмма Эсергенов качып котылган һәм ул төнне Алматыдагы АКШ консуллыгында үткәргән. Шуннан соң ул йөрәге авыртып хастаханәгә киткән.

Рамазан Эсергенов Азатлык радиосына, Милли иминлек комитетының Алматы һәм Тараздагы җитәкчелеген аны канусыз тикшерү һәм эш урыныннан җиһаз һәм компьютерларын алып китүдә гаепләп мәхкәмәгә бирергә җыенуын хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG