Кичә кич Израильнең Эйлат каласы янында һәлак булган 24 туристның мәетләре Петербурга китерелде. Израиль хастаханәләрендә 19 кеше ята, аларның алтысының хәле бик авыр. 11 кеше каты яраланган. Әлегә алар Русиягә кайтарыла алмый. Авыруларны бүген Израильгә килгән Русия табиплары карыячак.
Русия туристлары утырган автобус сишәмбе көнне Эйлат янында казага очрады. Автобусның юлдан чокырга төшүендә аның йөртүчесе гаепле булган, дип фаразлана.