Accessibility links

Кайнар хәбәр

Арамаш күмер базында эшләүчеләр ачлык тота


Свердау өлкәсенең Арамаш шахтасы ябылганнан соң биредә эшләүче "Горняк" ширкәте хезмәткәрләре инде ярты еллап хезмәт хакы алмаулары турында белдерә. Узган ел шахтерлар ачлык игълан иткәч ширкәт җитәкчелеге хезмәт хакларын түләргә акча тапкан булган. Быел да күмерчеләр ачлык чарасын башлады. Ширкәтнең баш механигы хастаханәгә салынган, дип хәбәр ителә.

"Горняк" ширкәтендә 26 кеше эшли. Аларга барлыгы 1 миллион 137 мең сумлык бурыч түләнергә тиеш. Ширкәтнең 10 хезмәткәре хезмәт хакын түләүне таләп итеп 18 декабрьдән ачлык чарасын башлады.

Эшне Алапай шәһәр прокуратурасы тикшерә.
XS
SM
MD
LG