Ак Йорт рәсмиләре АКШның машина төзү сәнәгатен бөлгенлектән саклап калу өчен 17.4 миллиард долларлык кредит бүленә, дип хәбәр итте. Бу уңайдан АКШ президенты Дҗордҗ Буш матбугат очрашуында, машина төзү ширкәтләренең җимерелүе икътисадның тагын да тирәнрәк бөлгенлеккә төшүенә китерергә мөмкин, дип белдерде.
Кичә АКШның Chrysler машина төзү ширкәте бер айга үзенең барлык 30 берләшмәсен ябуы турында хәбәр иткән иде.