Accessibility links

Кайнар хәбәр

Равил Бикбаевның бәйрәме кичектерелә


Башкортстанның халык шагыйре, Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Равил Бикбаевка 70 яшь тулды.

Шушы уңайдан, 19 декабрь көненә Уфада бик зурлап аның юбилей кичәсен үткәрергә тиешләр иде. Әмма бу бәйрәм кичектерелә. Сәбәбе – юбилярның чирләп китүе. Равил Бикбаевны йөрәк өянәге аяктан еккан. Әле ул республиканың иң югары түрәләре өчен тәгаенләнгән элиталы дәваханәдә ята. Хәле алай ук мөшкел түгел икән үзе.

Шулай да 70 яшьлек юбилей тантанасын кичектермичә булмый. Аны хәзер февраль азагында булыр дип ниятләп торалар. Әмма әле барысы да Равил Бикбаевның сәламәтлеге ничек булуга бәйле булачак, билгеле.

Равил Бикбаев - Башкортстан дәүләт җыелышы депутаты һәм андагы бер комитетның рәисе дә. Парламентның соңгы утырышында да катнаша алмады ул.

XS
SM
MD
LG