Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда татулык эзлиләр


Башкортстан хакимиятләре төрле фиркаләр һәм иҗтимагый оешмалар белән дуслык урнаштыру омтылышы ясый.

Җомга көнне Уфада республикадагы берничә фирка һәм кайбер иҗтимагый оешмалар рәисләре һәм хәтта берләшкән оппозиция килештерү шурасы җитәкчесе Рамил Бигнов та “түгәрәк өстәл” сөйләшүенә чакырылган. Әлеге очрашуны оештыруның Мәскәү ягыннан, федераль хакимиятләр тарафыннан тәкъдим ителүе дә мәгълүм. Хәтта оппозиция вәкилләрен дә бер өстәл артына чакыруның Башкортстанда күптән булганы юк иде. “Түгәрәк өстәл” сөйләшүен Башкортстан президенты хакимияте түрәләре оештырган. Очрашуда шушы хакимият идарәсе башы Азамат Сәгыйтов та катнашкан.

Шушы очрашу хакында “Азатлык” хәбәрчесе белән әңгәмәдә Башкортстан берләшкән оппозициясе килештерү шурасы рәисе Рамил Бигнов менә ниләр әйтте:

“Шушы җыенда берничә партия – “Бердәм Русия”, ЛДПР, “Гадел Русия”, КПРФ, шулай ук оппозициядән мин һәм Идиятуллин әфәнде катнаштык. Төрле мәсьләләләр, җәмгысе 9-10 бик мөһим мәсьәлә тикшерелде. Бер атнадан тагын очрашырга килештек үзебезнең конкрет тәкъдимнәр белән”.

Шулай итеп, киләсе атнада шушы “түгәрәк өстәл” сөйләшүендә катнашкан вәкилләр инде үзләренең тәгаен тәкъдимнәре белән янә бер очрашуга җыела.

XS
SM
MD
LG