Accessibility links

«Сөй халыкның дөньясын!»


Милли матбугатта сәяси темалардан курку гадәте озакка барырмы?

Хәзерге милли басмаларда һәм теле-радиотапшыруларда сәяси темадан өркү бар. Әгәр дә халыкны җәлеп итәсең килсә, шоу-бизнес вакыйгаларын сөйләү, артистларның шәхси тормышын яктырту, җырлар, мәзәкләр яңгырату урынлы дип санала. Әмма соңгы вакытта милли газеталар социаль һәм сәяси тема ярдәмендә уңышка ирешә.

Нишләптер FM ешлыгында эшләүче радиолар сәясәт яки милли проблемаларга, оператив һәм аналитик тапшыруларга теш тырнаклары белән каршы торалар. «Безнең формат» дип алар бер-бер артлы мәхәббәт җырларын эфирга куеп, дусларын туган көннәр белән котлап, сәламнәр җибәреп утыралар.

Ләкин социаль мәсьәләләрне, сайлау темаларын яктырткан Илсөя Бәдретдинова җырлары һәм лазер тәлинкәләрен тамашачы ярата. Концертка килгән апалар хәтта әллә кайчан таныш булган авыл турында, яшь җилкенчәк урамда басып торган татар фәхишәсе хакында җырларны кабат-кабат сорыйлар. Димәк кешеләр бүгенге көнгә, үзләрен борчыган проблемаларга битарараф түгел. Илфак Шиһапов һәм Илсөя Бәдретдинова иҗат иткән җырлар музыкаль әсәр булудан бигрәк журналистика факты, публицистика буларак кабул ителә.

Аңлашыла ки, гәзитләргә, радио, ТВгә сәясәттән йөз чөерү килешми. Акыллы мөхәррирләр җыр-бию, мәгърифәтчелек белән мавыкмыйча, бүгенге көнгә дә күз сала. «Ватаным Татарстан» һәм “Шәһри Казан” кебек рәсми гәзитләр соңгы вакытта агымдагы сәясәткә дә күбрәк урын бирә.

Сәясәт турында язу, бүген булган хәлләр турында бүген сөйләү җиңел түгел. Шуңа күрә күңел ачу радиолары интернеттан бүген Бразилиядә, кичә Владивостокта ниләр булып ятуы, халыкара биржада долларның күпме торганын, берәр чит ил артистның яки миллионерның шәхси маҗалараларын сөйләп, үзләрен заманча итеп күрсәтергә тырышалар. Әмма барыбер бүгенге халәт, милләткә янаган куркынычлар кебек «кара икмәкне» бернәрсә алмаштыра алмый.

Әйтик, “Азатлык” радиосының иҗади хезмәттәше “Безнең гәҗит”нең соңгы санында Татар иҗтимагый үзәгенең пленумы, Казанга чит ил машиналарның салымы артуга каршылык чаралары турында саллы гына мәкаләләр бастырган. Иң гәҗәпләндергәне, “Безнең гәҗит” кайберәүләр тарафыннан шикләнеп кабул ителгән “Азатлык” радиосының оператив хәбәрләрен дә кулланырга куркып тормый.

Чыннан да, эш бит мәгълүматның кайда чыгуында түгел, ә аныникадәр дөрес, төгәл һәм үз вакытында бирелүендә. Юл уңаеннан әйтик, шул ук БГнең 17 декабрь санында журналитс Лилия Заһидуллинаның Азатлык радиосының мөдире Кәрим Камал белән әңгәмәсе басылган.

Кайвакытта Татарстанга куркыныч янаган мәгълүмат һөҗүмнәренә каршы торуны БГ, Азатлык радиосы кебек бәйсез иәгълүмат чаралары үз өстенә алалар. Кайчан әле өстән күрсәтмә булып, бүгенге социаль-сәяси вакыйга турында әйтерләр?

Мәсәлән, җомга көнне Владимир Путин Чаллыга килеп, КамАЗның кичәләге турында киңәшмә үткәрә.Әлбәттә, рәсми каналлар бу турыда шунда ук әйтәләр. Әмма КамАзда ничә кеше кыскарганын, ничә айга, ни өчен КамАЗның акцияләренең зур гына өлеше Германия фирмасына сатылганын тасвирлап тормаслар. Чөнки вакыйгаларны шомартып әйтү эшнең асылын, авырткан җирләрен ачып бирергә комачаулый.

Шимбә көнне, 19 декабрьдә, Бауман урамыдагы Фәннәр академиясе бинасында “Бердәм Русия” партиясенең Татарстан бүлеге конференция үткәрә. Гади халыкка мондый җыелышлар эч пошыргыч булып күренә. Ничек инде берәр попсовый җыр тыңлыйсы урынга ниндидер конференция һәм, Алла сакласын, партия турында тыңлап торасың?

Шул ук вакытта һәр өйдә, һәр фатирда диярлек кемне кайчан эштән чыгаралар, ничә айга түләүсез ялга җибәрәләр дип сөйләшәләр. Зур сәясәтчеләр халык кайгысыннан эчүгә салышмасын, башын элмәккә тыкмасын, тиздән өскә күтәреләбез, тагын да көчлерәк булып бу кризистан чыгабыз дип, кешеләрне тынычландырырга тырыша. Тик моның белән генә тормыш җиңеләйми. Димәк, шул эч пошыргыч сәясәт синең өйеңә килеп кергән икән, син аның белән үзең шөгыльләнәчәксең.

Бер таныш эшкуар шалтырата. Әгәр дә Татарстан парламентына киләсе сайлауларда хакимият фиркасеннән кемнәр депутытлыкка чыгарылганын әйтсәләр, мин республиканың киләчәген әйтеп бирә алам, ди. Ягъни, кем хакимияттә булачак, ни өчен, кем артында кем тора, кем түли, нәрсә өчен. Димәк, шимбә көнне булачак конференциядә парламентка керәчәк 50, ә бәлки 80-90 депутатның исеме билгеле булачак.

Аларга каршы чыгачак фиркаләр һәм нәмзәтләр ни уйлый икән? Нинди шигарьләр, нинди хыяллар белән сезнең өйләрегезгә килеп, нинди вәгъдәләр бирерләр? Күбегезнең вакыты күп, көндез эшкә барасы юк, бигрәк тә гыйнварның беренче атналарында менә шул турыда телевизорга күз төбәп, радиога колак терәп, киләчәк турында уйланырга гына кала.

Ахырда шуны әйтим. “Ирек мәйданы” гәҗите шулай ук сәясәт исе чыккач та, борынын кысып, читкә йөгерми. Һәм бу гәҗит узган елда ук 36 мең меңнән артык тираж җыйган. Димәк, сәясәт ул менә дигән мәгълүмат товары, дөресрәге - дару. Сәясәтсез милләт тә, матбугат та яши алмый, дигән хакыйкать хәзер көчәя бара.
XS
SM
MD
LG