Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдәге шартлауда 13 кеше зыян күрде


Соңгы мәгълүматларга караганда, кичә Мәскәүдә, кечкенә базарда булган шартлауда 13 кеше зыян күрде. Аларның 12се – хастаханәләргә салынган. Аларның тәннәре пешкән, зур зыян килмәгән. Бу хакта хокук саклау оешмалары хәбәр итә.

Беренче мәгълүматларга караганда, "Пражская" метросы янындагы базарда кулдан ясалган шартлыткыч шартлаган. Тикшерү эшләре бара. Җинаяь эше тәртип бозу, хулиганлык гаепләве белән ачылган.
XS
SM
MD
LG