Accessibility links

Петербурда Израильдә һәлак булган юлчыларны җирлиләр


Бүген Петербурда Израильдәге атобус казасында һәлак булган 8 кешене җирләделәр. Тагын 14 кеше дүшәмбе көнне күмеләчәк. 2 кешенең мәетләрен туганнары Кранштад һәм Ивановога алып киткән.

16 декабрьдә Израильдә, Эйлат шәһәре янында Русия туристлары утырган автобус упкынга төшкән иде. 24 кеше үлде, 25 кеше яраланды. Исән калганнарның күбесе Израильдә хастаханәләрдә ята. Кайсыбер кешеләрнең хәле авыр. Беренче мәгълүматларга караганда казада атобус йортүчесе гаепле.
XS
SM
MD
LG