Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәһранда Нобель бүләге иясе ачкан үзәк ябылган


Иран иминлек көчләре Тәһранда Нобель бүләге иясе Ширин Ебади ачып җибәргән кеше хокуклары үзәген тикшерде һәм ябып куйды. Кеше хокукларын яклау үзәге җитәкчесе урынбасары Наргес Мөхәммади, иминлек көчләре Тәһрандагы оффиска килеп керде, диде. Ул бу керүне канунсыз дип атый. Алар хокук оешмалары биргән рәсми рөхсәтне күрсәтмәде, диде Мөхәммәди.

Әлеге үзәк вәкилләре Кеше хокуклары декларациясенең 60 еллыгын үткәрергә әзерләнгән булган. Үзәк вәкилләре махсус чарага 300ләп кеше чакырылган иде, әмма алар кертелмәде, диде.

Нобель бүләге иясе Ебади бу хәлгә борчылуын белдерде, әмма Ирандагы кеше хокуклары яклаучыларны күңелләрен төшермәскә чакырды.
XS
SM
MD
LG