Accessibility links

Йомырка һәм тимер акча белән һөҗүм


Бухарест - Элеккеге Румыния президенты Ион Илескуга йомырка белән һөҗүм иттеләр. Бу вакыйга Чаушеску хакимияте җимерелүнең 19 еллыгын искә алу тантанасы вакытында була. Каршылык күрсәтергә теләгән 78 яшьлек бер кеше аткан йомыркадан Илескy зарар күрмәде.

Йомырка атучы бу адәм, 1989 елның декабрендә Чаушеску режимы җимерелгәннән соң бәрелешләр килеп чыгуда элеккеге президентны гаепләде. Бу кешенең ике улы да әлеге бәрелешләр вакытында һәлак булган.

Якшәмбедә исә инкыйлабчы каһарманнар зиратындагы искә алу вакытында да элеккеге инкыйлабчылар Илескуга тимер акчалар ыргыткан иде.
XS
SM
MD
LG