Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларус Мәскәүдән ярдәм сорый


Мәскәү - Беларус президенты Александр Лукашенко илдәге икътисадый кризистан чыгу өчен Русиядән ярдәм сорады.
Бүген Мәскәүдә Русия президенты Дмитрий Медведев белән бергә очрашкан Лукашенко Русиянең Беларуска ярдәм күрсәтүе үз файдасына булыр иде дип җиткерде.

Лукашенко: "Кремль алдында тезләнеп акча сорарга килде дигән белдерүләрне рәсми рәвештә кире кагам. Без монда ялынырга дип килмәдек" диде.

Бүген Русиянең "Коммерсант" газетасы Русиядән арзан бәягә газ сатып алу бәрабәренә, Мәскәү Беларуска Көньяк Осетия һәм Абхазиянең бәйсезлеген танырга чакырган таләп куюы да ихтимал дип белдерде.
XS
SM
MD
LG