Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакыстан чигендәге хәрби чараларда 8 кеше үлде


Исламабад - Пакыстан күзләү идарәсе рәсмиләре, илнең көньяк-көнчыгышында АКШ һава көчләре алып барган хәрби чараларда 8 кешенең һәлак булуын белдерде. Рәсмиләр һөҗүмнең кабилә кешеләре яшәгән көньяк Вәзирстантагы чик буена юнәлдерелүен белдерде.

Пакыстаның Әфганстан чигенә якын әлеге кабилә җирләрендә талибан һәм әл-каидә сугышчылары яшеренә дип шикләнелә. Соңгы көннәрдә әлеге җирләргә булган ракета һөҗүмнәре арттырылды.

XS
SM
MD
LG