“Бердәм Русия” фиркасенең Татарстан бүлекчәсе җыенында әйтелгәнчә, 7 меңләп кеше партия эшендә катнашмаган өчен аннан чыгарылган. Калганнарына исә киләсе елның мартында Дәүләт Шурасына узачак сайлаулар алдыннан халык белән ныграк эшләү максаты куела. Бу хакта фирканең XIV конференциясендә әйтелде.
Чөнки партиянең Татарстан бүлекчәсе сәяси шура сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Бердәм Русия хакимияттә идәрә итүче фирка булганга, икътисади кризиста нәкъ бу партияне гаепләячәкләр. Коммунистлр һәм башка партияләр моннан файдаланып калырга тырышачак икән.
“Сайлаучыларда нәкъ "Бердәм Русия" кризисны җиңүче һәм илне тәртипкә китерүче бердәнбер сәяси көч дигән аңлау барлыкка килергә тиеш. Шуңа күрә безгә "Бердәм Русия"нең абруен үстерү юнәлешендә һәм республика сәяси тормышында аны көчле итү өлкәсендә ныклап эшләргә кирәк. Без идәрә итүче фирка һәм хакимиятне бирергә җыенмыйбыз”, ди парламент җитәкчесе.
Аның әйтүенчә, элекке депутатларның яңа исемлеккә 40-гы гына кергән. Ә барлыгы парламентта 100 депутат булачак. Һәм аларның күпчелеге –яшьләр.
Мөхәммәтшин әйтүенчә, партия исемлегеннән 50 урынына 53 кеше сайланган. Бу сайланган депутатлар белән берәр көтелмәгән хәл килеп чыккан очракта өстәмә кешеләрне алдан ук билгеләп кую өчен эшләнгән. Мисал өчен, хәзер парламентта 6 депутат җитми икән.
Элекке депутатлардан яңа исемлектә Марат Галиев, Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев, Ринат Закиров, Роберт Миңнуллин бар. Яңалардан күпләрне гаҗәпләндергән - Татарстан президентының элекке сәяси киңәшчесе Рафаил Хәкимов кертелгән. Әмма ул һәм Марат Галиев та исемлекнең ахырында торалар һәм аларның парламентка узуы шикле.
Партия исемлегенең беренче өчлегендә: спикер Фәрит Мөхәммәтшин, Бөгелмәдән ТатНИПИнефть оешмасының лаборатория мөдире Лариса Малыхина, КДУ ректоры Мәкъзүм Сәлахов бара.
“Чөнки ул эре нефть тармагы вәкиле, ул - хатын-кыз, ул - урыс, яшь, техник фәннәр кандидаты һәм җирле депутат”, дип аңлатты Мөхәммәтшин күпләргә таныш булмаган Малыхинаның исемлектә икенче булып баруын.