Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самар өлкәсендәге Гали авылына – 400 яшь!


2013 елны Галигә 400 ел булачак. Бу бәйрәм татар авылында Сабантуе белән билгеләп үтеләчәк.

Татарстан фәннәр академиясенең Мәрҗәни исемендәге тарих институтыннан Гали авылына куанычлы язма килеп төште. Бу тарихи белешмә өлкәнең Гали авылына нигез салу турында.

Рус патшалары Михаил Фёдорович, Иван Алексеевич, Пётр Алексеевич имзалаган документлар тупланмасында бүгенге Гали авылына кагылганнары да бар. Бу документка карачак, Гөлбостанның атасына Ибраһим хан тарханлык биргән булган. Ә ул заманда тарханлык адәм баласына гаҗәеп зур өстенлекләр биргән.

Миняшларның нәсел ыруын, шәҗәрәсен тикшереп чыккач, рәсми кәгазьләр шуны күрсәтә: Тархан Булат Монашев Кинель елгалары буйлап көндыз ауларга рөхсәт кәгазе ала. Бу документ 1613 ел белән теркәлгән. Әлбәттә бу инде икенче теркәү. 1467-1479 еллардагы Ибраһим хан Монашевларның бабаларының бабаларына ук тарханлык биргән булган бит.

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков имзалаган документта Монашевларның ерак бабалары нигез салган Гали авылының тарихи башлангычын 1613 елдан башларга тәкъдим ясалган, ә чынында исә Али бабайга тарханлык әле 1479 елны ук бирелә. Борынгы “Али” рус мохитендә Гали булып түгел, ә “Алькино” булып китә.

2013 елны Галигә 400 ел булачак. Авыл түрәләре быел ук шул зур мәшәкатьне башлап җибәрде. Ә эшләр күп. Гали турында китап бастырасы, юллар саласы бар. Һәр елны 20 бала туган авылда балалар бакчасы юк, ә бит 400 еллыкны зур татар авылларының Сабантуе белән бергә билгеләп узачаклар. Ә ул – 2010 елны узачак.

Бер авыл тарихына гына таянып та шуны әйтеп була, Самар өлкәсендә татарлар гомер-гомергә дөнья күргәннәр. Самарда татарлар “диаспора” түгел, ә төп халык булып яшәгән, яши һәм яшәячәк тә.
XS
SM
MD
LG