Accessibility links

Кайнар хәбәр

Xәрби көчләр яңа кораллар белән тәэмин ителәчәк


Мәскәү - Русия хәрби-кораллану шурасы башлыгы урынбасары, киләсе өч елда Русия кораллы көчләре 70-тән артык стратегик атом калканы белән ныгытылачак, дип белдерде. Интерфакс хәбәр агентлыгы Владислав Путилин сүзләренә таянып, бу өч ел вакыт эчендә Русия хәрби көчләре 48 сугыш очкычы, 60 боралак, 14 диңгез асты көймәсе, 300 танк һәм 2000 дәнә кораллы машина белән тәэмин ителәчәген белдерде. Шулай итеп, Русия советләр вакытыннан калган барлык хәрби яракларын яңарту эшен башлады. Русия соңгы 15 елда 50 дәнә кыйтга ара атом кораллары ташый алган Топол-М ракетасы булдырды.

Путилинның әлеге белдерүе, ил премьеры Владимир Путинның хәрби яңартуны кичекмәстән башларга кирәк дигән белдерүеннән соң яңгырады.
XS
SM
MD
LG